Сарытау шәһәренең Җәмигъ мәчетендә ООО ЭТЗ «ГЭКСАР»ның генераль директоры Эдуард хаҗи Ганеев зур ифтар ашы оештырды. Авыз ачуга 100ләп кеше килде. Бу Үзәк мәчеттә быелгы Рамазанда беренче авыз ачу.
Ураза тотучылар ифтар алдыннан башта Коръән тыңлаган. Аннан Сарытау мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов чыгыш ясаган. Мөфти Ураза тотуның Аллага якынаю юлы икәнен әйтеп киткән. Рамазанның бәйрәм рухы мәчетләрдә, сөйләшүләрдә, ифтарларда һәм Коръән укуларда сизелә, ди Мөкаддәс Бибарсов.
Ифтар чыгымнарын күтәргән Эдуард хаҗи Ганеев исә мөселманнарны бәйрәм белән котлаган, авыз ачуга килүләренә рәхмәт җиткергән, тоткан Уразаларының кабул булуын теләгән дип яза tatartime
Сарытау өлкәсендә 58 мең татар яши. Өлкәдә татар саны артыу күзәтелә. Сарытау шәһәрендә татар гимназиясе, балалар бакчасы, татар авылларында милли мәктәпләр эшләп килә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.