Сентябрь аенда узачак җиденче Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында иң яхшы киносценарийларга бәйге игълан ителде.
Сценарийлар кыска метражлы да, озын метражлы да булырга мөмкин. Иҗат эшләрен оештыру комитеты 1 августтан кабул итә башлады, аларны 20 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Сценарий текстларын автор турында мәгълүматлар белән info@kazan-mfmk.com Әлеге e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар әчен Сезгә Javascriptны кабызырга кирәк. электрон адресына юлларга кирәк. Текстлар рус яисә инглиз телендә була ала, бары тик алар буенча бер тапкыр да фильм төшерелмәгән булырга тиеш, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
Фестивальнең программа директоры Илшат Латыйпов сүзләренчә: «Җиңүче сценарийлар буенча һичшиксез фильм төшерәчәкләр дип вәгъдә ителми, шулай да еш кына шундый иҗади бәйгеләрдә катнашып, үзләрен күрсәткән авторларга аннан соң заказлар килә. Сценарийлар бәйгесе ел саен оештырылыр дип көтелә».
Сценарийлар бәйгесе дә фестивальнең максатларына — гомумкешелек рухи–әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен, тынычлык, сабырлык идеяләрен танытуга йөз тотачак.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.