Татарстан Дәүләт Советы депутаты, танылган меценат һәм җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов Рамазан ае дәвамында ураза тотарга ниятли.
«Бу айда мин һәрвакыттагыча ураза тотачакмын. Уразаны үзе 30 көн дәвамында әлеге йоланы үтәүче кеше генә аңлый ала. Аның үз серләре бар. Аллаһы Тәгалә миңа көч бирер дип өметләнәм», — диде ул.
«Ураза вакытында син тойган ачлык хисе бу дөньяда кешенең күп кенә шартларга бәйле икәнлеген тагын бер мәртәбә раслый. Аллага шөкер, без барыбыз да тук, әмма халкы ачлыктан тилмергән илләр дә бар. Бу изге гамәлләр кыла торган ай, шунлыктан мин бөтен кешене җәмгыять өчен файдалы булырга, ярдәмгә мохтаҗларга мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итәргә чакырам. Бу айда кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз», — дип ассызыклады Фәрит Мифтахов үз блогында.
Ул барлык мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән котлады һәм барысына да бәхет, уңышлар, түземлек теләде, дип хәбәр итә «Татар-Информ».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.