«Ислам info» Медиа төркеменә керүче «Татар-Ислам.Ру» һәм «Инфо-Ислам.Ру» мәгълүмати агентлыклар Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә федераль күзәтү хезмәтендә массакүләм мәгълүмат чаралары буларак теркәлде. «Татар-Ислам.Ру»ның таныклыгы — ИА № ФС 77 — 45781, «Инфо-Ислам.Ру»ныкы — ИА № ФС 77 — 45782. Хәзер исә «Ислам info» Медиа төркеменә керүче барлык ММЧның да дәүләт теркәве узу турында таныклыгы бар.
Медиа төркемгә 4 ММЧ керә. Болар — «Татар — Ислам.Ру», «Инфо — Ислам.Ру» сайтлары һәм татар, рус телләрендә дөнья күрүче «Ислам info», «Восточный маркет» газеталары. Барлык мәгълүмати чараларның айлык аудиториясе 250 мең кешене тәшкил итә. Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: 100 мең тираж белән нәшер ителүче «Восточный маркет» «Сөләйман» дагы сукырларны Тернәкләндерү үзәгенә булышу максаты белән барлыкка килде. Рекламадан алынган керем шушы үзәкнең ихтыяҗларына тотыла. Барлык басмаларның да оештыручысы-ТҖ МДНнең Казан мөхтәсибәтенең «Сөләйман» мәчете имам-хатибы, «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.
Болардан тыш, Медиа төркемнең nikahrt.ru дигән социаль ресурсы бар. Анда үзенә яр эзләүче 10 меңнән артык кеше теркәлде инде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры