Бүгенге көндә «Корабль һәлакәте корбаннары» акциясе исәп-хисап счетына 35,77 миллион сумнан артык акча килгән, дип хәбәр иттеләр «Яңарыш» фондыннан.
«Татэнерго» ААҖ, Казан моторлар җитештерү берләшмәсе, мәдәният йортлары, медицина һәм финанс учреждениеләре, Апас һәм Зәй янгынга каршы хезмәт отрядлары, Васильево икмәк заводы, Бөгелмә тимер-бетон эшләнмәләр заводы, Татарстан бизнеска теләктәшлек күрсәтү институты, Санкт-Петербург Закон чыгару Җыены финанс комитеты хезмәткәрләре (барлыгы 27 миллион 112 мең 43 сум) акча күчерә.
Шәхси затлардан барлыгы 8 миллион 647 мең 993 сум акча килгән. Казан, Татарстанның барлык шәһәрләре һәм район үзәкләре, Тубыл, Псков, Сочи, Новокузнецк, Сургут һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр акча күчерә.
Хәйрия счетына шулай ук Франция, Испания, АКШ, Бөекбритания, Германия, Израиль, Канада, Кипр, Нидерланд, Норвегиядә яшәүчеләрдән дә акча килде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры