«Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге Рамазан аенда Татарстанда спиртлы эчемлекләрне сатуны тыюын таләп итә. Бу уңайдан яшьләр Казанда 29 июль көнне урам җыенына чыга. Яшьләр таләпләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерергә тели. Әмма инде 20 ел суверен яшәгән Татарстанда бер тапкыр да Ураза вакытында аракы сатуны туктатып торганнары юк.
«Татар, эчмә! Намаз укы! Ураза тот! ТАТАР! Аракыга юк дип әйт», дип яшьләр халыкка интернетта мөрәҗәгать итте, халыкны пикетка чакырды. Алар 29 июль көнне, уразага 3 көн кала, Казанның Бауман урамы Шаляпин һәйкәле янында пикет үткәрә. Урам җыены 18.00 сәгатьтә «Хәмер милләтне, дәүләтне бетерә», «Чын татар эчми», «Ураза аена булса да, спиртлы эчемлекләрдән баш тартыгыз» дигән шигарьләр астында оештырыла.
Пикет вакытында Рамазан аенда аракы сатуны тыюны сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә мөрәҗәгать языла, халыктан имзалар җыелачак. tatartime.com

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.