2011 елның 22 июлендә ТҖ МДН хезмәткәрләре “Апрель” реабилитацион үзәгендәге балаларның әти-әниләре белән очрашты. Нагорный бистәсендәге “Иман нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров балаларның аналары белән җылы әңгәмә корды. Нияз хәзрәт, пәйгамбәрләр тарихыннан һәм гади кешеләр мисалында, иң кыен чакларда да сабырлылык, түземлелек кебек сыйфатлардан үрнәкләр китерде: “Аллаһы Тәгалә үзенең сөекле бәндәләрен генә сынауларга дучар итә...һәм шуның өчен рәхмәтенә дә ирештерә дә...”.
Ата-аналар әлеге очрашудан бик тә канәгать калдылар. Нияз хәзрәт: “Аллаһы Тәгалә үзенә бәндәсенә күтәрә алмаслык авырлык бирми. Һәрбер кыенлыктан, авырлыктан соң, һәрвакыт җиңеллек килә”, диде һәм әлеге реабилитацион үзәккә ешрак килеп, шулай аралашырга вәгъдә бирде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры