Бүгенге көндә «Булгария» теплоходындагы һәлакәттә гомерләре өзелгән, варислары булган барлык пассажирлар федераль һәм республика бюджетларыннан матди ярдәм алды, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. Моннан тыш, һәр һәлак булучыны җирләүгә өстәмә рәвештә 18 мең сум күләмендә бер генә тапкыр бирелә торган пособие түләнгән.
Федераль казнадан сәламәтлекләренә җиңелчә зыян килгән 60 зыян күрүчегә 200 әр мең сум акча күчерелгән. Авыр һәм уртача авырлыктагы җәрәхәт алган 8 пассажирга 400 әр мең сум акча түләнгән, дип яза «Татар-Информ».
Татарстан зыян күргән 67 пассажирга — республика гражданнарына 60 ар мең сум акча түләгән. Шулай ук авыр һәм уртача авырлыктагы җәрәхәт алган 8 пассажирга республика бюджетыннан 50 шәр мең сум акча күчерелгән.
Хәзерге вакытта югалган дип табылган 242 документның 217 се яңадан торгызылган.
Матди ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация алу өчен кайнар линия (557-21-13, 557-21-12) телефоннары аша ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.