Коткаручылар «Булгария» һәлакәте нәтиҗәсендә гомерләре өзелүчеләрнең мәетләрен эзләүне дәвам итә. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 8 сәгатькә булган мәгълүматларына караганда, 24 кеше хәбәрсез югалган дип санала.
Якынча мәгълүматларга караганда бортта 208 кеше булган, шул исәптә: туристлар — 148, экипаж — 35, теркәлмәгән пассажирлар — 25. 79 кеше коткарылган.
Барлыгы 105 кешенең мәете табылган, туганнарыына җирләү өчен 81 мәет бирелгән.
Һәлакәт урынында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы водолазлары эшли. Гомумән алганда, водолазлар баткан теплоходка 407 тапкыр төшкән.
Судноны тикшерү эшләре дәвам итә, шулай ук «Булгария» теплоходын Идел төбеннән күтәрүгә әзерлек бара. Фаҗига урынында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы 40нчы институтының теплоход күтәрү белән шөгыльләнүче белгечләре эшли, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры