Кушма Штатлар президенты Барак Обама, Сүрия президенты Бәшәр Әсад илне демократик юлга чыгара алмаганга хокукый нигезен югалтты, дип саный.
Обаманың CBS News белән булган әңгәмәсенә кадәр АКШ Дәүләт департаменты башлыгы Һиллари Клинтон да әнә шундый ук белдерү белән чыккан иде, дип яза Азатлык. Хәбәр агентлыклары шулай да, АКШ президенты Әсад вазыйфасыннан китәргә тиеш, дип әйтүдән тыелып калды, дип белдерә.
Сүриядә март аеннан башланган халык күтәрелешләре Әсадның президентлыктан китүен таләп итә.
БМО Иминлек Шурасы 11 июль көнне Шәм-Шәрифтә Әсад яклыларның АКШ һәм Франция илчелекләренә һөҗүмен хөкем итте. Вашингтон, АКШ һәм аның беректәшләре, тыныч демонстрантларга каршы көч кулланучы һәм эзәрлекләүче Сүрия җитәкчелегенә, яңа чикләүләр кертү юлларын эзләвен белдерде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры