Сишәмбе Татарстанда матәм көне дип игълан ителде
Бу хакта Татарстан Президенты Иделдә баткан теплоходтагы пассажирларның туганнары белән очрашуда белдерде.
«Булгария» теплоходы һәлакәтендә үлүчеләр булу сәбәпле, сишәмбе Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иделдә баткан теплоходтагы пассажирларның туганнары белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Бүген ТР Президенты тиешле Указга кул куячак.
Искәртеп үтәбез, «Булгария» теплоходы белән булган фаҗига белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге ялын өзеп, ашыгыч рәвештә Казанга кайтты һәм судно баткан урында булды, дип яза matbugat.ru
Ул оператив штаб ачылган Куйбышевский Затон авылында киңәшмә үткәрде, аннары катерда фаҗига урынына китте.
«112» һәм оператив штабта(843) 227-46-56 кайнар линия телефоннары эшли, алар буенча коткарылган, зыян күргән һәм үлүчеләр хакында мәгълүмат алып була.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры