Бүген Татарстанда мөселман яшьләре фестивале башлана. Фестиваль, традициягә тугрылыклы калып, Колшәриф мәчетендә көндезге сәгать өчтә ачылачак.
Быел фестиваль Казан янындагы Петровский бистәсендәге «Регина» кунакханәсендә 17 июльгә кадәр узачак. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәгендә хәбәр иттеләр. Берничә ел дәвамында әлеге чараны уздыру урыны итеп Болгар шәһәрчеге сайланган иде.
Быел фестивальне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Ислам университеты, «Идел» яшьләр үзәге ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе ярдәмендә оештыра, дип яза tatar-inform.ru
Фестиваль мөселман яшьләрен берләштерү һәм җәмгыять эчендәге проблемаларны хәл итәр өчен, мөселман яшьләре арасында хезмәттәшлекне җайга салуны максат итеп куя.
Яшьләр җыенында Россия Федерациясе төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан 150 делегат катнашыр дип көтелә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры