Кичә Cүрия башкаласы Дәмәшкта хөкүмәт вәкилләре һәм оппозиция арасында сөйләшүләр башланды. Ләкин билгеле оппозиция җитәкчеләре һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре анда катнашудан баш тартты.
Ике көнлек очрашуда илдә күппартияле система һәм хакимияттәге Баас фиркасенең алдынгы ролен билгеләгән Конституциянең сигезенче маддәсе хакында сөйләшәчәкләр.
Диалог Сүрия президенты Бәшәр Асад тәкъдиме белән уза, дип яза Азатлык.
Җомга көнне «Диалог булмаячак» дигән шигарь астында узучы демонстрациядә йөзләрчә мең кеше катнашты.
Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, Сүриядә каршылык чаралары башланганнан бирле ким дигәндә 1 мең 400 кеше үлгән.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры