Казанның Үзәк никахлашу сараенда юбиляр гаилә парларына «Мәхәббәт һәм тугърылык» медален тапшырдылар. Әлеге бүләккә Татарстанда яшәүче һәм 25 елдан да ким булмаган вакыт парлы гомер иткән 5 пар лаек булды дип хәбәр итә tatar-inform.ru
«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Үзәк никахлашу сараеның ЗАГС бүлеге мөдире Альбина Шәвәлиева сөйләвенчә, бу чара Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне алдыннан оешытырылган. «Бүген Казанны һәм Татарстнны үстерүдә зур өлеш керткән парларга медальләр тапшырабыз. Алар безнең башкалада һәм республикада танылган кешеләр», — дип билгеләп үтте ул.
А.Шәвәлиева белдерүенчә, ЗАГС системасы хезмәткәрләре кайсы парны сайларга дип аптырап калган. Кайбер гаилә парлары 50,60, хәтта 70 ел бергә яшәгән. Моннаны тыш, алар Татарстан үсешенә зур өлеш керткән, җәмгыятькә файдалы балалар үстергән. Шулай итеп, 5 парда тукталганнар.
Тантаналы чара юбиляр парларга «Мәхәббәт һәм тугърылык» медален тапшыру белән тәмамланды

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.