Бүген Кабардино-Балкария башкаласында Татарстан Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов Россия Президенты Дмитрий Медведевның Россия мөфтиләре белән очрашуында катнашты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Илдус хәзрәт Фәизов доклад белән чыгыш ясаган. Ул республикада дини вәзгыять һәм ислам торышы турында сөйләгән, якын арада хәл итү зарур булган проблемалар турында белдергән һәм Президентны ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырган, дип хәбәр итә tatar-inform.ru
Очрашуда Төньяк Кавказ мөселманнары Координация советы, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашкан. Экстремизмга һәм террорчылыка каршы көрәштә дәүләт һәм ислам оешмалары эше, шулай ук мигрантлар адаптациясе проблемасы, этникара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк