Быел мөселман яшьләре фестивале Казан янындагы Петровский бистәсендәге “Регина” кунакханәсендә 11-17 июльдә узачак. Бу хакта “Идел” яшьләр үзәгендә хәбәр иттеләр. Берничә ел дәвамында әлеге чараны уздыру урыны итеп Болгар шәһәрчеге сайланган иде.
Быел фестивальне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Ислам университеты, “Идел” яшьләр үзәге ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе ярдәмендә оештыра.
Фестиваль мөселман яшьләрен берләштерү һәм җәмгыять эчендәге проблемаларны хәл итәр өчен, мөселман яшьләре арасында хезмәттәшлекне җайга салуны максат итеп куя, дип хәбәр итә tatar-inform.ru
Яшьләр җыенында Россия Федерациясе төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан 150 делегат катнашыр дип көтелә.
Фестиваль, традициягә тугрылыклы калып, Колшәриф мәчетендә 11 июльдә кичке сәгать өчтә ачылачак.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.