1 июльдә Татарстанда балалар өчен амбулатор хоспис ярдәме эшли башлады. Бу вакыйганы республикабызда хоспис системасы формалашып килүгә бер азым дип әйтергә мөмкин. Халкыбыз өчен аның төшенчәсе дә ят, хоспис — өйдәге шикелле шартлар тудырылган хастаханә. Амбулатор дигәне балаларга вакытында ярдәм күрсәтү өчен күчмә рәвештә эшли, без күрергә гадәтләгән ашыгыч ярдәм машинасын хәтерләтә. Узган атнада әнә шундый күчмә хоспис Казандагы авыру балалар яшәгән дүрт гаиләне йөреп чыкты, дип хәбәр итә intertat.ru
Өйгә килеп күрсәтелә торган ярдәм балалар хосписына Татарстан Президенты Рөстәм Михнеханов бүләк иткән «Фиат-Дукато» микроавтобусында башкарыла. Аның беренче баруын Күзәтү Шурасы вәкилләре күзәтте. ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, КДМУ ректоры Алексей Созинов, Лейкемия белән авыручыларга хәйрия ярдәмен күрсәтә торган Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов — әнә шулардан. Биредә волонтерлар да ярдәм күрсәтте.
Махсус моның өчен оешкан кооординация үзәге күчмә хосписның алга таба нинди маршрутлар буенча йөрү планын да төзегән. 1 июль көнне шулай ук Күзәтү Шурасының утырышы узды.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры