Россия Федерациясе гражданинының төп документы берникадәр яңартылачак. Бүгенге көннән башлап РФ Федераль миграция хезмәте идарәсе бүлекләрендә паспорт алу өчен яңартылган бланклар тутырырга туры киләчәк.
«Яңа төрдәге паспортлар рәсмиләштерү өчен бланклар гражданнарга бүгеннән бирелә башлаячак. Шунлыктан яңартылган паспортларның тәүге хуҗаларын без 10 июльдә көтәбез. Паспортлардагы Татарстан кушымталарына бу яңалык берничек тә йогынты ясамаячак. Биредә барысы да элеккечә калачак — әгәр гражданин кушымта кирәкми дип әйтә икән, аны эшләмәячәкләр, әгәр берни дә әйтми икән, ул анда булачак», — диде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең паспорт һәм теркәү эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Нина Кондрушина.
Аның сүзләренә караганда, әлеге яңалык, беренче чиратта, кайбер документларны рәсмиләштерү вакытын кыскартуга юнәлдерелгән.
Шуның белән бергә моңарчы рәсмиләштерелгән паспортлар аларны куллану вакыты чыкканчыга кадәр гамәлдә булачак. Яңартылган документны рәсмиләштерү һәм бланк өчен дәүләт пошлинасы күләме элеккечә калачак, дип яза "Татар-Информ".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.