РФ Хөкүмәте 1 сентябрьгә кадәр мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү бюджет учреждениеләрендә урта медицина персоналының хезмәт хакын 50 процентка арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш, дип хәбәр итә tatar-inform.ru Россия Президенты Дмитрий Медведев Бюджет юлламасында әнә шулай дип белдерде.
«РФ Хөкүмәте 2011 елның 1 сентябренә кадәр РФ субъектларының башкарма хакимият органнары белән берлектә, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү бюджет учреждениеләрендә урта медицина персоналының хезмәт хакын 50 процентка арттыруны күздә тотып, әлеге учреждениеләрдәге медицина персоналының хезмәт хакын арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш», — диелә юлламада.
Моннан тыш, документта билгеләп үтелгәнчә, төбәк гомуми белем бирү системаларын модернизацияләү максатыннан 2011-2013 елларда РФ субъектларына федераль бюджеттан зур күләмдә субсидияләр бүлеп биреләчәк.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк