Казандагы «Сөләйман» мәчетендә 1 июльдән 20сенә кадәр егетләр өчен мөселман җәйләве ачылды. Шунысын билгеләп узу мәслихәт: «Сөләйман» әһелләре мондый лагерьларны инде 8 ел буена үткәреп килә. Мәсәлән, узган елда күзләре күрмәүче, начар күрүче һәм сәламәт балалар 20 көн буена бергәләп ял итте.
Тәрбиячеләр тәҗрибәле педагоглардан тора. Малайларның ялы шәригать кушканча, ягъни аерым үткәрелә. Шул үзенчәлектән чыгып, тәрбия планына да үзгәрешләр кертелә.
Дәресләр барышында балаларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләнә. Биредә исламның нигезен тәшкил итүче әдәп-әхлакка аеруча зур әһәмият бирелә.
Мисаллар ярдәмендә мәчеттә балаларга ата-анага, туганнарга, күршеләргә, мөселманнарга, укытучыларга ни рәвешле дөрес мөнәсәбәттә булу турында өйрәтелә. Смена буена аларга биредә алган белемнәрен кулланырга һәм үстерергә мөмкинлекләр барлыкка китерелә. Ягъни балаларда ягымлылык, рәхмәтле, намуслы, гадел булу, тыйнаклылык, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларның хәлен аңларга тырышу кебек сыйфатлар тәрбияләнә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.