29 июньдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгына караган Ислам мәдәнияте музеенда «КОЛ ШӘРИФ: ТАРИХ, ХӘТЕР ҺӘМ ИМАН» күргәзмзсе ачылачак.
Күргәзмә Кол Шәриф мәчетенең 15 еллыгына һәм Ислам мәдәнияте музееның 5 еллыгына багышлана.
Биредә Кол Шәриф мәчетенең элеккеге һәм яңа урынында казып алынган археологик табылдыклар күрсәтеләчәк. Экспозиция мәчетнең төзелү тарихы, эчке төзелеше һәм бизәлеше турында бөртекләп сөйли.
Күргәзмәгә килүчеләргә Кол Шәриф мәчетенә килгән танылган кешеләрнең фоторәсемнәрен күрү дә кызыклы булыр, дип белдерә оештыручылар.
Кызыксынучылар шамаил, никах, Ураза бәйрәм, Корбан бәйрәме турында тулырак мәгълүмат туплый алачак.
Шулай ук күргәзмәдә Европада бердәнбер Ислам мәдәнияте музее турында да күбрәк белеп булачак.
Күрәзмәгә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы экспонатлары, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәренең археологик табылдыклары, шәхси архивлардагы күпсанлы фотолар куелган, дип хәбәр итә Интертат.ру

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.