24 июнь көнне «Казан» халыкара ат спорты комплексында Россия президенты бүләгенә ат чабышлары уздырылачак. Бу ярыш илебезнең иң популяр һәм көтеп алына торган спорт чараларынынан берсе.
«Казан» ат спорты комплексы элеккеге аэропорт территориясендә Казанның меңьеллыгы уңаеннан төзелде. 100 га лы мәйдандагы трибуналар 5,4 мең тамашачыны сыйдыра, алар өчен ресторан һәм кафелар комплексы булдырылган. 24 июнь көнне монда 6 меңгә якын кеше җыелыр дип көтелә. Алар арасында чит илдән дә кунаклар булачак, дип яза Интертат.ру
Россия президенты призына уздырылучы ат чабышы илнең иң төп вакыйгаларыннан берсе. Экспертлар нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу ярышта 16 ат катнашачак. Аларның тугызы — Россиянең төрле регионнарыннан булса, җидесе — БДБ илләреннән киләчәк.
Ипподромда ул көнне 9 төрле бүләккә ярышлар уздырыла. Бүләк фонды барлыгы 28, 5 миллион сум тәшкил итәчәк. Россия президенты призыннан тыш, Идел буе федераль округ призы, «Казан» ат спорты комплексы бүләге, «Милли казаныш», «2013 елгы Универсиадага таба» призларына да ат чабышлары уза.
«Россия президенты призына ярыш Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Бу — безгә, татарстанлыларга зур ышаныч дигән сүз», дип ассызыклады Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры