18 июнь шимбә көнне тарихи Болгар хәрәбәләрендә 22нче тапкыр уздырылган Изге Болгар җыенын Төркия матбугат һәм мәгълүмат чаралары да игътибарсыз калмады. Әлеге чара турында «Җиһан» хәбәр агентлыгы «Төркиләрнең Ислам динен кабул итүенә 1122 ел тулу датасы Россиядә котланды» дип язып чыкты. Әлеге хәбәр «Заман» газетасында да дөнья күрде. «Хәбәр7» телевидение каналындагы «Хәбәрләр» тапшыруында Болгар җыены белән бәйле видеосюжетлар күрсәтелде, дип яза tatar-inform.ru
Хәбәрләрдә «Исламиятне кабул иткән беренче төрки дәүләт буларак әһәмияткә ия Идел буе болгарларының әлеге вакыйганы искә алу чаралары зурлап үткәрелде», — дип, катнашучы дәүләт җитәкчеләренең нотыклары китерелде. Россия Федерациясе президенты Дмитрий Медведевның телеграммасы, анда белгертелгән традицион исламны үстерү, мәчетләр төзүнең әһәмияте турындагы сүзләр искә алынды. Шулай ук Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның чыгышлары да шәрехләнеп узды. Хәбәрләрнең ахырында Идел буе Болгар дәүләтенең төзелеше турында, бик үк төгәл булмаса да, кыскача аңлатма бирелде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.