Кичә, 13 июнь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Уфадан килгән «Башкортостан татарлары» иҗтимагый оешмалар берлегенең президиум рәисе Рамил Бигновны кабул итте. Төп сөйләшү Башкортостанда яшәүче татар халкының яшәеше, көнкүреше турында барды. Алда торган бурычларга да тукталдылар. Көз айларында узачак Башкортостан татарлары съездына әзерлек эшләре турында да сүз булды. Бу очрашуда, БР Президенты Рөстәм Хәмитовның бер әңгәмә вакытында, «Башкортостанда башкорт теле көчләп укытылмаячак» дигән фикерен дә уңай бәяләделәр. Гомумән, Башкортостандагы вәзгыятьнең яхшы якка үзгәрүе һәм милләтләр арасындагы аңлашу барлыкка килүе дә ассызыкланды.
Очрашуда шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирек Шәрипов, БТК БК бюросының әгъзалары Дамир Исхаков һәм Фәрит Уразаев та катнашты, дип хәбәр итә tatar-congress.org

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.