Россиянең Тикшеренү комитеты Төркиядә сыйфатсыз алкогольдән һәлак булган ватандашлар факты буенча яңа җинаять эше ачты. Бу оешманың рәсми вәкиле Владимир Маркин «Интерфакс»ка хәбәр иткәнчә, бу эш буенча Россиядә даими яшәмәүче чит ил гражданнары да җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр.
Бодрумда метил спирты белән 20дән артык россияле агуланган, аларның 3се мәңгегә күзләрен йомган. Төркиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган рәсми мәгълүматларга караганда, агулануның сәбәбе Mister Burdon дигән ялган вискидән икән. Кыскасы, Burdon агулы бурда булып чыккан.
Хәер, хәмернең нинди генә төрлесе булмасын, аларның һәммәсе дә хәрам вә зур гөнаһ икәнлеген Пәйгамбәребез (с. г. в.) моннан 14 гасыр элек әйтеп калдырган, лабаса. Безгә исә Аллаһның илчесе кушканча яшәргә, тыйганнарыннан тыелырга гына кирәк тә бит... Юк шул. Кайберәүләр исламдагы хакыйкатьне аңламыйча харап була.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.