Кабан арты мәчете әһелләре быелгы җәйдә балалар өчен лагерь оештыра. Ул Свияжскида узачак дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Кабан арты мәчете имам-хатибы Сәетҗәгъфар хәзрәт Лотфуллинның сүзләренчә, балалар лагере 10 көн (5 июльдән 15енә кадәр) дәвам итәчәк. Җәйләүгә 10нан 15 яшькәчә булган ир балаларны кабул кылачаклар.
Мондый лагерьларның төп максаты балаларны әдәпле, югары әхлаклы итеп тәрбияләүдән гыйбарәт. Аларның биредә Коръәнне өйрәнүләре дә зур әһәмияткә ия.
Тагын шунысын билгеләп узыйк: Кабан арты мәчете әһелләре мөселманнар лагерен Казандагы Россия Ислам университеты вәкилләре белән бергәләп үткәрергә җыена.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.