Кичә, 1 июньдә, Татарстанның Яшел Үзән районындагы Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен балалар Сабан туе уздырылды.
Бу чараны үткәрүдә булышучылар һәм кунаклар сыйфатында Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, «Татарстан мөслимәләре берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә ханым Җиһаншина, республика прокуратурасы вәкилләре, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы әһелләре катнашты.
Бирегә җыелган халык алдында Фәрит Мифтахов чыгыш ясап, балалар турында бәйрәмнәрдә генә түгел, башка вакытларда да кайгыртуның мөһимлеген билгеләп узды. Наилә ханым исә кыз балалар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде, ислам диненең кеше тормышындагы әһәмияте хакында сөйләде.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр бәйрәм чараларына озак әзерләнгәннәр: кунакларны лаеклы каршы алу өчен махсус рәвештә үз куллары белән төрле аппликацияләр, эшләнмәләр ясаганнар. Бәйрәм ахырында алар үзләре дә бүләкләр алу бәхетенә ирештеләр.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.