Кичә Брюссельдәге конференциядә чыгыш ясаганда НАТОның Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен альянс үзенең Ливиядәге хәрби миссиясен ахыргача үтәячәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Ливиянең башлыгы Муаммар Каддафине куып җибәрү өчен беркадәр вакыт кирәк, шул ук вакытта бу хәл иртәгә дә килеп чыгарга мөмкин.
Мәгълүм булганча, быелның февраль урталарыннан Ливиядә 40 ел җитәкчелек иткән Муаммар Каддафинең китүен таләп кылучы халыкның демонстрациясе башланып киткән иде. Ул аннары хөкүмәтнең хәрби көчләре белән фетнәчеләр арасындагы сугышка әйләнде.
«Интерфакс»тан алынган хәбәрләргә караганда, НАТО һәм аның партнерлары Ливиягә каршы операцияне тагын 90 көнгә озайтырга дигән карарга килгәннәр. Элек алар 27 июньгә кадәр Ливиядә «тәртип урнаштырырга» җыенсалар, хәзер моның вакыты сентябрь ахырына кадәр озайтылган.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.