Пенза өлкәсендә урнашкан Каменский, Белинский районнарында татар милли бәйрәме — Сабантуй уздыру уңаеннан киңәшмә үткәрелде. Һәрбер «Алты авыл»га керә торган торак пунктлар өчен бәйрәм мондый көннәрдә узачак: Решетино — 3 июнь, Кобылкино — 4 июнь, Кикино — 11 июнь, Кочалейка -12 июнь, Телятино -12 июнь, Мочалейка -18 июнь, Кутеевка -25 июнь.
Күп кенә татар «Алты авыл» торакларында Сабантуй бер ничә ел рәттән хәмерсез уза дип Ислам-Ньюз агентлыгына Каменский, Белинский, Пачелмский районнары имам мөхтәсибе Хәмзә Еникеев сөйләгән. — «Быел да бертавыштан бәйрәмне хәмерсез үткәрергә карар ителде»,-дигән ул.
Мисал өчен, Качалейка авылында Сабантуйга 60 лап бәрән чалына. Аның итеннән пешерелгән аш белән барлык теләгән кеше сыйлана ала.Сабантуй башланыр алдыннан күмәкләшеп намаз уку гадәткә кергән. Мөселманнар мул уңыш, хәерле көннәр, яңгырлар сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвара.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры