Оренбур төбәге Татар Каргалы авылы мәктәбенең 10 сыйныф укучылары үз авылларын яхшырту буенча социаль проектлар тәкъдим итте. Әлеге проектлар белән танышу өчен авыл депутатларыннан тыш, авыл җәмәгатьчелеге дә чакырылды.
Әлеге проектлар төрле иде: авылда татар ашханәсе, авыл музее булдыру, тарихи зиратларны төзекләндерү һәм башкалар.
Мәсәлән, Динара Искәндәрованың проекты татар ашханәсе турында булды, дип яза azatliq.org Шуны да әйтергә кирәктер, Динара Искәндәрова Казанда Каюм Насыйри укулары кысаларында үткән бәйгедә катнашып, татар халык ашлары турындагы эше белән өченче урынны яулаган иде.Өстәвенә, аның әти-әнисе дә үз кафеларында татар халык ашларын җитештерә.
Диана Мурзакаеваның әти-әнисе табиблар, шуңа күрә бу өлкәдәге мәсьәләләр белән ул күбрәк таныш.
Кичәдә авыл халкын күптән борчыган сораулар куелды,шуңа күрә укучыларның бу проектларын һавадан алынган дип әйтеп булмас иде. Балалар тарафыннан бу социаль проектларны тәкъдим итү кичәсенең файдасы хакында мәктәп мөдире Тәүхидә Низаметдинова шуларны сөйләде:
«Мондый проектлар белән без ел саен шөгыльләнәбез.Бу юлы өлкәне өйрәнү темасын алырга булдык. Алар балалар өчен дә якын. Икенчедән, тарихи урыннарны да бер системага китерергә булдык. Проектларны туристлар өчен маршрутлар буларак эшләүләрен киңәш иттек. Бер очракта буклетлар чыгару, икенчесендә истәлек такталарын урнаштыру.Әлеге проектларның тормышка ашу-ашмавын тормыш күрсәтер».
Кичә ахырында әлеге проектлар хакында җитди сөйләшү булды һәм аның барышында төрле тәкъдимнәр әйтелде. Шунысы мөһим — авыл депутатлары укучыларның тәкъдимнәренә колак салачак.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры