Быел Россиядән 20,5 мең кеше хаҗ кыла ала. Федерация Советында узган хаҗ кылуны оештыруга багышланган утырышта шушы санда квота бирелүе билгеле булды.
Югары палата рәисе урынбасары, РФ Хөкүмәтенең хаҗ эшләре буенча җаваплы вәкиле Илъяс Умаханов фикеренчә, хаҗ кылу мөмкинлеге иң беренче чиратта моңа кадәр хаҗга бармаганнарга биреләчәк. Кемнең ничә тапкыр бу изге сәфәргә юл тотуын белү өчен хаҗиларның махсус мәгълүматлар банкы булдырылачак.
Россиянең хаҗ кылучы төп төбәкләре — Дагыстан, Чечня, Ингушетия һәм Татарстан санала. Алга таба башка төбәкләрдә дә хаҗилар санын арттырырга уйлыйлар, дип яза Интертат.ру
1945-1990 елларда бары тик 900 кеше хаҗга барган булса, хәзерге вакытта Россиядән меңәрләгән мөселман изге сәфәргә юл тота. Россия иң зур квоталы илләр арасына керә. Әмма елдан-ел хаҗ кылырга теләүчеләр саны арта, шуңа күрә бүгенге квота гына җитми дип санаучылар бар.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры