Мамадыш мәдрәсәсе җитәкчелеге халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен барлык көчләрен куя. Шул сәбәпле Мамадыш мәдрәсәсенә укырга барлык теләүчеләрне чакыру эшләрен алып бара.
Бу эшнең нияте иң элек укып чыккан мөселманнарның Аллаһка табынып яшәүләре, белемнәрен башкаларга да тарату тора. Шуның белән беррәттән районнарыбызда белемле, тиешле дәрәҗәле имамнар, Ислам нигезләренә өйрәтүче укытучылар һәм башка дин белгечләрен булдыру. «Шуңа күрә яңа уку елына күберәк яшьләрне чакырырга ният итщбез»,- дип хәбәр итте «Татар-Ислам» хәбәрчесенә Мамадыш районы мәдрәсәсенең мәгълүмат хезмәткәре.
Шул исәбтән Мамадыш мәдрәсәсе вәкилләре тарафыннан район авыллары, мәктәпләре буенча таныштыру-чакыру эшләре алып барыла. Бу авыллар белән күптәннән инде нык мөнәсәбәтләр бәйләнгән. Мәдрәсә студентлары анда практика үтәләр. Бу эшләрнең максаты исә-мәктәп балаларын Ислам белән таныштыру һәм шулай ук мәдрәсәгә студентлар әзерләү тора.
Безнең агентлык сезгә уңышлар теләп кала. Аллаһ изге эшләрегездә ярдәм итсен. Әмин.
Зәйнәб Хәфизи

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.