Дагыстанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп балалары арасында ислам нигезләре буенча бәйге үткәрелде.
Билгеле булганча, баланы никадәр алданрак тәрбияли башласаң, аның белеме шулкадәр тирәнтен булачак. Нәкъ менә шуңа күрә ислам балаларны тәрбияләүгә зур игътибар белән карый. Моны Дагыстанның Шамил районында да бик яхшы аңлыйлар. Анда балаларны ислам нигезләренә кече яшьтән үк өйрәтәләр. Моңа дәлил булып Хебда авылында ислам нигезләре буенча булган Шамил районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп балалары арасында уздырылган бәйге тора.
17 майда бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Биш номинация буенча балалар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм шуның белән жюрида булган Дагыстан Мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләрен таң калдырдылар.
Билгеләп үтәргә кирәк, бәйге үзе белем бәйрәме сыман үткәрелде. Мәдәният йорты чакырылган мәктәп директорлары, балалар бакчасы җитәкчеләре, район башлыклары белән тулган иде. Бәйгегә берничә ай әзерлек барды. Балалар бу чарага зур җаваплылык белән карады. Мондый чаралар ешрак кабатлансын иде дигән теләктә калыйк.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.