Кичә Әтнә районы Олы Әтнә авылы мәчетендә Татарстан Җөмhүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте (ТҖМДн) Әтнә мөхтәсибәтенең гомуми җыелышы узды. Җыелышта Олы Әтны авыл җирлеге җитәкчесе Хәйретдинов Азат, ТҖМДн гомум бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиhаншин, ТҖМДн яшьләр бүлеге вәкиле Нияз хәзрәт hәм авыл мәчетләреннән 24 имам катнашты. Җыелышны Ильяс хәзрәт Җиhаншин алып барды.
1 нче көн тәртибе буенча ачык тавыш белән Наил хәзрәт Сәгъдиевны яңадан 4 елга Әтнә мөхтәсибәтенең мөхтәсибе итеп сайладылар.
2 нче көн тәртибе буенча мөхтәсибәт шурасы итеп Сәгъдиев Наил, Хәйретдинов Азат, Сабиров Галимҗан, Галәвиев Хәйдәр, Халиков Мәннән, Шакиров Рубис сайланды.
3 нче көн тәртибе буенча аксакаллар шурасы итеп Зиганшин Гәрәфетдин, Шакиров Мәсхут, Хакимҗанов Вәгыйз сайланды.
4 нче көн тәртибе буенча ревкомиссия Ахмадуллин Рәшит, Гыйззәтуллин Рифат, Зиннәтов Мингәзиз сайланды, дип хәбәр итә Әтнә районы яңалыклар хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры