15 май көнне Саба районының Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортлары һәм Тимершык авыл китапханәсе «Гаилә белән берлектә»- дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, техничкалар гаиләләре белән катнаштылар. Бәйрәм табигать кочагында спорт ярышлары, җыр, бию белән бергә алып барылды. Барлыгы 18 кеше катнашты. Китапханәдә «Гаилә — гомер бишеге» исеме астында күргәзмә куелды. Күргәзмәгә газета — журналларда чыккан мәкаләләр һәм китаплар урнаштырылды. Шул китаплар буенча күзәтү үткәрелде.
Шулай ук, 16 май Халыкара гаилә көне уңаеннан, Иштуган авыл мәдәният йортында «Гаилә — бәхет ачкычы» исемле чара үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче, клуб хезмәткәрләре, башлангыч класс укучылары катнашты. Беренче өлештә китапханәче балаларга «Гаилә көне» турында сөйләде.
Икенче өлештә «Гаиләдә ни күрсәң...» дигән кыскача өзек — бер гаиләнең төшке аш вакыты күрсәтелде. Балалар алдан әйтелгән буенча бу гаиләдәге кешеләрнең нинди хаталар ясауларын күзәтеп барырга тиеш булдылар. Аннары бу өзек буенча нәтиҗәләр ясалды, һәр балага «Табын артында утыру кагыйдәләре» исемле буклетлар тараттылды.
Өченче өлештә балаларга кроссвордлар бирелде һәм алар бу кроссвордны тиз генә чишеп «Гаилә» сүзен табарга тиеш иде. Барлык балалар да бер үк вакытта диярлек җавапны таптылар. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Саба районының яңалыклар хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.