Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиллеге эш урынына ия булды. Уфа үзәгендәге Пушкин урамында урнашкан иң матур бинада вәкиллеккә дүрт бүлмә бүлеп бирелде.
Әлегә кадәр даими вәкиллек башка бер бинада вакытлыча кысан гына бүлмәдә урнашкан иде. Хәзер исә даими вәкиллек җитәкчесенә дә, аның хезмәттәшләренә дә, нәтиҗәле эшчәнлек өчен, бөтен уңайлыклар бар. Даими вәкиллекнең яңа эш урынын тантаналы ачу шушы ай азагына билгеләнгән.
Химия тармагы буенча Уфада үтәчәк халыкара форум-күргәзмәдә катнашу өчен киләчәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә, берочтан, даими вәкиллекнең эш урынын ачу тантанасында катнашачак дип көтелә.
Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, узган елның декабрь азагында Уфада ике республика президентлары очрашуы барышында Татарстанның даими вәкиллеген Башкортстанда да ачу турында килешенгән иде. Шул килешүгә ярашлы, быел 5 мартта Рөстәм Миңнеханов даими вәкиллекнең җитәкчесен билгеләү хакында фәрманны имзалады. Бу җаваплы вазифага 47 яшьлек Альберт Арслан улы Мәкъсүтов тәгаенләнде. Моңа кадәр Альберт әфәнде шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнгән, татар милли оешмалары чараларын оештыруда әүзем катнашкан шәхес буларак билгеле, дип яза Азатлык.ком

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.