Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүдә Либия хакимияте вәкилләре белән очраша.
Мәскәү Либиянең БМО Иминлек Шурасының төп таләбен — тыныч халыкка каршы көч куллануны туктатуын яңадан көнтәртибенә куячак, дигән иде Лавров.
Дүшәмбе көнне Русия министры БМО генераль секретаренең Либия өчен махсус вәкиле Габделилла Хатыб белән очрашты. Тарафлар Либиядә тотрыклылык булдыру турында фикер алышты.
Мөәммәр Каддафинең Либия җитәкчесе урыныннан китүен таләп иткән урам җыеннары илдә февраль аеннан бирле дәвам итә, дип хәбәр итә azatliq.org
Кичә Һаагтагы халыкара мәхкәмәнең баш прокуроры Луис Морено-Окампо Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафине кулга алуны сорап мөрәҗәгәть итте. Шулай ук мәхкәмәдән Каддафинең улы Сәйфелисламны һәм Либия күзләү хезмәте башлыгын кулга алырга рөхсәт соралган.
Прокурор әлеге өч кеше хөкүмәткә каршы чаралар вакытында тыныч халыкка каршы көч кулланып кешеләрне үтерүдә гаепле, дип белдерде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры