Иртәгә — 18 майда бөтен дөньяда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Халык бу көнне, рәхәтләнеп ял итү өчен, берсеннән-берсе кызыклы чаралар уздырылуга күнегеп беткән.
2011 елда бөтен дөнья музейлары үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен «Музей һәм хәтер. Экспонатлар синең тарихыңны сөйли» дигән девиз астында уздыра. Шушы шигарьне истә тотып, 18 майда Милли музей халыкны бушлай кабул итәчәк. Бу көнне һәр кеше Милли музей һәм аның филиалларының экспозицияләре һәм күргәзмәләре белән бушлай таныша ала.
Музейда «Казан губернасы XVIII гасырда» экспозициясендә Екатерина II каретасы, «Ел фасыллары» күргәзмәсендә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кергән 4 метрлы кырпы балыгын һәм башка кош-корт, җәнлекләрнең карачкыларын күрергә мөмкин. «Татарстан — Җиңүнең тыл базасы» дигән күргәзмәдә сугыш еллары экспонатлары кызыксыну уятмый калмас.
ТР Милли музеенда 18 нче майда көндезге сәгать икедә Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Хариска 70 яшь тулуга багышланган Әдәби салон утырышы була.
ТР Милли музееның фондларында милли мәдәният эшлеклеләренең шәхси әйберләре дә саклана. Музейда Әдәби салон урырышлары әлеге коллекцияләрне тулыландыру өчен оештырыла, дип хәбәр итә «Татар-Информ».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.