14 нче май көнне Саба районының Олы Нырты авыл китапханәсендә гаилә көне уңаеннан иң күп китап укучы Гайнетдиновлар һәм Аглямовлар гаиләләре китапханәгә чакырылды. Түгәрәк өстәл артында гаилә әгъзалары белән фикерләр уртаклашу, киңәшләр һәм тәкьдимнәр бирелде, чын күңелдән сөйләшү булды. Китап укучы нәни дусларыбызга матур бизәлешле балалар китаплары күңелләренә хуш килде. Өйләрендә укырга бик сөенеп алып киттеләр.
Әниләргә «Детская энциклопедия» китабына күзәтү үткәрелде, чакырылган кунаклар китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Шулай ук 14 май көнне Пүкәл авыл китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышлап «Гаиләм — җылы учагым» дигән шигырь кичәсе узды. Китапханәче Лилия Әхмәтҗанова гаилә, әти-әни хакы, әби-бабайга ихтирам хисләре турында сөйләде. Бик күп матур шигырьләр укылды. «Яшь шагыйрь» дигән исемгә лаек булу өчен укучылар үзләрен шигырь язу өлкәсендә дә сынап карадылар. Кичә «Гаилә гимн»ын җырлау белән тәмамланды, катнашучыларга истәлек бүләкләре бирелде, дип хәбәр итә Саба районының яңалыклар хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры