Чечня башкаласы Грозныйда 30 мең кеше сыйдырышлы заманча футбол стадионы ачыла. Республика башлыгы Рамзан Кадыйров әлеге стадион төзелешенә дә, аның тантаналы ачылышына да акчаларын кызганмады.
Элекке Чечня президенты Әхмәт Кадыйров 2004 елның 9 маенда Грозныйдагы «Динамо» стадионындагы теракт нәтиҗәсендә үлә.
Шуннан соң җиде ел да ике көн узгач аның улы хәзерге Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров атасы исеменә багышлап 280 миллион долларлык футбол стадионы ача.
Әмма «Әхмәт Кадыйров» исемендәге бу спорт комплекс улының атасына булган хөрмәт билгесе генә түгел. Бу шулай ук Чечняны халыкара дәрәҗәдә танытырга теләү дә.
Стадионның тантаналы ачылышы кичкә билгеләнгән. Футбол яратучылар аны түземсезлек белән көтә. Чөнки анда футбол дөнья йолдызлары киләчәк. Төньяк Кавказ җыелма уенчылар белән Диего Марадона, Луиш Фигу, Иван Саморано кебек дөнья футбол йолдызлары көч сынашачак.
Бу йолдызларга һәм гомумән стадион ачылышына күпме акча тотылганы билгеле түгел. Әмма аның төзелеше шактый кыйммәткә төште.
Яңа спорт комплекста ике күнегү кыры, бассейн, теннис, бокс һәм көрәш мәйданнары каралган. Кадыйров республикадагы футбол үсеше өчен миллионнарча доллар акчалар кертте. Ул Грозныйның «Терек» такымы остазы итеп танылган һолландлы Рууд Гуллитны чакырды, дип хәбәр итә Азатлык.ком.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.