Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләүче «Алтын урта» клубы «Әбү Хәнифә: нишләп ул?» дип аталган очрашу үткәрә.
«Татар-Информ» МА хәбәр иткәнчә, әлеге очрашуда яшьләр безнең ата-бабаларыбызның Әбү Хәнифә мәзһәбен сайлап алу сәбәпләре, әлеге мәзһәбнең үзенчәлекләре турында беләчәк. Бу турыда очрашуда мөфтиятнең Голәмәләр советы рәисе, РИУ проректоры, «Актуаль ислам» программасын алып баручы, «Әбү Хәнифә — тормыш һәм мирас» китабы авторы Рөстәм Батров сөйләячәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Әбү Хәнифә Ногман Сабит ибн Зута әл-Фәриси — бөек дин әһеле, ислам законнары белгече, дүрт мәзһзбнең берсенә нигез салучы. Татар халкы, Ислам кабул иткәннән бирле (922 ел), Әбү Хәнифә мәктәбенә караган.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры