Истанбулның Мәрмәрә университеты студентлары оештырган Төрки мәдәният клубы 3-5 май көннәре арасында «Төрекчелек» көне уңаеннан «Төрки мәдәният көннәре» дигән чара үткәрде. Анда төрки җөмһуриятләрнең мәдәниятен таныту максаты белән күргәзмәләр оештырылды.
Татарстан Республикасының милли-мәдәни үзенчәлеген «ТУКАЙ» мәдәният һәм мәгърифәт үзәге танытты. Оешма әзерләгән стендта Татарстан байрагы, милли киемле татар курчаклары, калфак, түбәтәй, читек, шәл, сөлгеләр, татар милли үзенчәлекле төрле сувенирлар урын алды. Шулай ук халык игътибарына милли сәнгать белән бәйле китаплар, брошюралар, картиналар куелды.
Татарстан Республикасы күргәзмәсе иң бай стенд булып тамашачыларның зур игътибарын яулады.
Чарада Төркиянең Озан Азиз, Озан Үнсал, Али Кынык кебек танылган җырчылары, төрле этник бию коллективларының концертлары булды. Ук ату ярышлары оештырылды. Шәкертләр арасында такмак бәйгесе үткәрелде. Әзербайҗан, Кыргызстан җөмһуриятләреннән килгән сәнгать әһелләренең концертлары аеруча игътибарга лаек. Кавказ халыклары биюләреннән торган тамаша да халык күңелендә озак сакланыр кебек.
Чын мәгънәсендә бәйрәм рухы белән үткән чарага Мәрмәрә югары уку йортының укытучылары, галимнәр, студентлар катнашты, дип хәбәр итә tatar-congress.org

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры