Свердловск өлкәсенең Сысертск районы Октябрьск бистәсендәге «Нур» мәчетендә «Субботник-2011» («Өмә — 2011») дип аталган чара үткәрелде. Бу чарада мәчеткә килүчеләр һәм мәчет карамагында булган мәдрәсә укучылары катнашкан. Бу турыда «Ислам.ру» хәбәрчесенә «Нур» мәчетенең имам-хатибы Хәкимҗан Шәрипов хәбәр итте. Мәчет тирәлеге җыештырылганнан соң, өмәдә катнашучылар пылау һәм пешкән ризыклардан авыз иттеләр.
Билгеләп үтик, Октябрьскида мондый чара беренче мәртәбә генә үткәрелми. Узган ел бу чара җирле идарә органнары белән берлектә узды. Шул сәбәпле, бистәнең үзәк өлешеннән биш "КамАЗ" чүп чыгарылды.
Красноуфимск шәһәре мәчете әһелләре мондый чараны мөселман зиратында 7 майда уздырырга ниятли. Бу көннәрдә мәчет һәм мөселман зиратларында мондый өмәләр Красноуфимск шәһәре буенча уздырылып килә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.