Узган атнада Саратов өлкәсе Балашов шәһәренең өстәмә белем бирү учрежденияләрнең берсендә аш-су хәзерләү осталыгы буенча бәйге узды. Шунда ук «Родничок» («Чишмә») оешмасының вәкиле Әминә Юнкина да укый.
Бу бәйгедә төрле халык аш-сулары тәкъдим ителде — татар, итальян, рус, украин, әрмән һәм башкалар. Татар халык ашларын Әминә Юнкина тәкъдим итте.
Жюри әгъзалары (өстәмә белем бирү учреждениясенең директоры, курслар җитәкчесе, аш-су хәзерләү сәнгате укытучысы, психолог) иң яхшы ашамлыкны сайларга тиеш иде.
Катнашучылар төрле милләт табынының үзенчәлекләре белән таныштырды. Әминә татар халкы табынының милли традицияләргә бай, ризык әзерләү кызыклы һәм оригиналь булганлыгын билгеләп үтте. Шулай ук татарлар ислам дине вәкилләре булганлыктан аларның ризыгына дуңгыз ите һәм спиртлы эчемлекләр кермәвен өстәп куйды.
Моннан тыш бәйге барышында да бер милли ризык әзерләргә кирәк иде. Әминә исә ат итеннән «Азу» әзерләде. Жюри аны уңай бәяләде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Әминәгә беренче урын бирделәр, грамота тапшырдылар.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.