24 апрельдә Нижегородск Үзәк мәчетендә Коръән уку буенча бәйге узачак. Бәйге «Ихсан» мәктәбе һәм аның филиаллары укучылары арасында уза. Оештыручылар-«Махинур» һәм «Ихсан» Нижегородск Ислам Мәдрәсәләре. Катнашучылар Коръән сүрәләрен яттан сөйләү буенча ярышачак. Жюри исә аларны түбәндәге критерияләр буенча сынаячак: грамоталы уку, яттан белү дәрәҗәсе, дөрес әйтелеш һәм матур укылыш.
Жюри составына «Махинур» мәдрәсәсе һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары керәчәк: Ихтиер-хәзрәт Бабаназаров, Әхмәт-хәзрәт Абдуллин, Хәлит-хәзрәт Велемеев, Нажия-ханым Хусяинова һәм Лилия-ханым Нәсипова.
«Мондый чаралар якшәмбе мәктәпләре укучылары арасында ел саен үткәрелә, тик бу юлы кече төркем балалары да катнашачак. Укытучылар укучыларны инде күптән әзерли башладылар һәм түземсезлек белән бу бәйгене көтеп торалар. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алачак», — дип хәбәр итте НӨ МДН фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Нажия-ханым Хусяинова.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.