17 апрельдә Казан шәһәренең Идел буе районындагы 136 нчы мәктәптә стритбол* буенча мөселман яшьләре арасында шәһәрара ярышлар узды. Анда 8 команда катнашты: «Әниләр», «Әҗем», «Солтан», «Ризван», «Салихҗан» мәчетләре, «Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге» мәдрәсә, РИУ, «Ак өмет» пансионаты.
Беренче урынны РИУ төркеме алды. Икенче урынга «Исламны кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсе лаек булды. Өченче урын «Ак өмет» пансионатына бирелде.
Җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны алган төркем күчмә кубокка лаек булды.
Ярышның үткәрү максаты — мөселман яшьләрен сәламәт яшәү рәвешенә чакыру.
ТҖ МДН алга таба да спорт, физкультура һәм савыктыру буенча чаралар уздырачак, шулай ук сәламәт яшәү принципларын таратачак. Һәм киләчәктә ТҖ МДН стритбол буенча үзенең җыелма командасын оештырачак, дип хәбәр итә ТҖ МДН мәгълүмат хезмәте.
*Стритбол инглизчәдән Streetball — урам баскетболы. АКШта XX гасырның 50нче елларында ярлы кварталларда барлыкка килә. Өч кешедән торган ике төркем баскетбол мәйданының яртысын тәшкил иткән кортта уйныйлар һәм тупны бер боҗрага ыргыталар.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.