Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Мәскәү шәһәренең мәриясенә 5 мәчет төзү өчен җир аерып бирү соравы белән мөрәҗәгать итте. Бу хәбәрне РМҮДН башлыгы Тәлгәт Тәҗетдин җиткерде.
«Бу җирләр тиздән биреләчәк һәм без анда мең кеше сыйдырырлык 4 мәчет төзиячәкбез. Тагын бер мәчетне исә, җиде мең кешене сыйдырырлык итеп төзергә ниятлибез», — ди Т.Тәҗетдин. Мәчеләр кайсы урында төзеләчәк соравына ул «барсы да эш барышында билгеле булачак»,- дип җавап бирде. Әлегә ул мәчетнең проектларын һәм төзелеш планнарын тәкъдим итәргә тиеш.
«РМҮДН 221 ел эшләсә дә, әлегә кадәр аның Мәскәүдә үз резиденциясе дә юк»,- дип зарланып куйды Т.Тәҗетдин.
«Шул исәбтән без бер җир урынын 4-5 гектар күләмендә сорыйбыз. Анда җиде мең кеше сыйдырырлык мәчет тә, шул ук вакытта резиденция дә урнашыр иде. Миңа билгеле булганча, Рус православия чиркәве һәм патриарх Кирилл бу ниятләргә каршы түгел. Алексей II дә шул ук фикердә. Без бит традицион ислам динен тотучылар һәм безнең идарәдә булган мәчетләрдә бер генә дә имам-экстремист юк»,- дип билгеләп үтте Т.Тәҗетдин.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.