Казахстан каласы Астана шәһәрендә хәләл-балалар бакчасы ачылды. Тирә якта аны мөселман баллар бакчасы дип йөртәләр. Инде ел дәвамында анда балаларны гадәттәге дисциплиналар белән беррәттән ислам нигезләренә һәм гарәп теленә өйрәтәләр.
«Без хәләл ризык белән туклануны тәэмин итәбез, атнасына ике тапкыр ислам дәресләре һәм гарәп теле дәресләрен бирәбез. Дәресләр авыр түгел. Балалар Коръәннән кыска сүрәләр, догалар өйрәнәләр», — ди бакча мөдире.
Балалар бакчасы иртәнге 8.00 кичке 18.00 кадәр эшли. Әлегә анда 25 бала йөри. Бәя — аена 30 мең тәнгә. Калган бакчаларда да шундый ук бәя, әмма әти-әниләр сүзе буенча, башка бакчалардан аермалы буларак балаларны монда игътибар белән һәм күңел биреп карыйлар.
Бу учреждение официаль рәвештә юк дип санала. Бакча ел дәвамында лицензиясез эшли. Казахстан белем бирү министрлыгында — балалар бакчаларында дини тәрбия бирү закон буенча тыела, — диделәр.
«Барлык укыту программалары да безнең ил законнары, конституция нигезендә төзелергә тиеш», — ди милли фәнни-гамәли коррекцион педагогика үзәге директоры Баглан Халыков.
Шәһәр белем бирү деппартаментында бакча турында беләләр, әмма бакча хуҗалары индивидуаль пердприниматель буларак эш итәләр, — дип җавап бирәләр.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры