Самарадагы «Яктылык» мәктәбе укучылары белән дәресләрдән тыш вакытта әхлак темасына сөйләшүләр үткәрәчәкләр. Мондый фикерне мәктәп директоры Дания Габдрәхимова белдерде.
Мондый чарага атнага бер сәгать вакыт биреләчәк һәм ул өченче, бишенче сыйныфларда үткәреләчәк. Әңгәмәне Самара өлкәсе администрациясе, Мәгариф һәм фән министрлыгының баш белгече Радик Газизов алып барачак. Әхлак темасына булачак сөйләшүләр ислам диненең кыйммәтләренә нигезләнәчәк.
Ул балаларга ислам турында, ата-анага, бер-береңә һәм укытучыларга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) мисалында аңлатачак. Бу турыда Самара өлкәсенең «Ислам нур» газетасы хезмәткәре Римма Нуретдинова хәбәр итте.
«Билгеле булганча, ни чәчсәң, шуны урырсың. Нәтиҗәдә уңыш сыйфатлы булсын өчен аңа күп көч куярга кирәк. Балалар күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары чәчсәк, иншә Аллаһ әхлаклы, әдәпле буын үсеп чыгар дип ниятләнәбез», –дип өстәде Радик Газизов.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры