Таҗикстанның дин эшләре комитеты башлыгы Габдрәхим Халиков хәбәр иткәнчә, Таҗикстанда SMS-хатлар аша аерылышу тәҗрибәсен рәсми рәвештә тыю мәсьәләсе каралачак. Ислам кануннары буенча аерылышу өчен иргә өч тапкыр «талак» сүзен кабатлау җитә. Россиядә эш табу нияте белән миллионга якын таҗик халкы килкән һәм биредә яңа гаилә төзү теләге белән алар элеккегеләреннән SMS аша гына аерылалар икән.
Халиков мондый күренешне мантыйк ягыннан аңлаешсыз, акылга ятышсыз, урынсыз, ислам һәм югары җәмгыять кануннарына туры килмәгәнлеген игълан итте.
Якын арада бу сорау буенча карар кабул ителәчәк.
«Гаиләләр таралырга тиеш түгел, әмма мондый ихтыяҗ килеп чыккан икән, ирләр хатын-кызларга тиешле хөрмәт белән карарга һәм үзләренең карарларын хатыннары алдында игълан итергә тиеш», — дип өстәгән комитет башлыгы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры